World News

Казанда төрек ашларын әзерләү үзенчәлекләре белән таныштырдылар

Казанда төрек ашларын әзерләү үзенчәлекләре белән таныштырдылар

Татарстанда төрек мәдәниятен көннәре кысаларында «Туган авылым» ресторан комплексында аш-су осталары төрек ризыкларын пешерү үзенчәлекләре белән таныштырды.

Төркиянең Казандагы Баш консулы Угур Йылмаз барлык килгән кунакларны Корбан Гаете бәйрәме белән котлады. «Бәйрәмнәр бергәләп җыелыр өчен бер матур сәбәп булып тора. Ел саен Төркия һәм Россия, Төркия һәм Татарстан арасындагы элемтәләр ныгый бара. Мөнәсәбәтләрнең үсешенә кунакчыллык традициясе дә йогынты ясый. Мәдәни элемтәләрне үстерү өчен без Татарстанда төрек мәдәнияте көннәрен уздырабыз», - дип билгеләп үтте.

Ул театр, дәрвишләр чыгышы, Төркия киносы көннәре ачылышы, төрекчә иртәнге аш, төрек кухнясына багышланган чаралар булганын искәртеп узды. «Мәдәният өлкәсендәге чараларга игътибар күрсәткәнегез өчен рәхмәт. Төрек аш-сулары безнең тарихи күптөрлелек һәм бай тарихи мирасыбыз белән бәйле. Төркия Анатолиянең бай өлкәсендә урнашкан. Анатолия кешеләре – үз эшләренең остасы», - диде Төркиянең Баш консулы.

Төрек ризыкларын профессиональ аш-су осталары Бурханеттин Доган һәм Эмель Доган әзерләгән. «Менә инде 35 ел төрек ризыкларын пешерәм. Биредә кысыр бар, ул булгурдан ясала һәм чи яшелчәләрдән әзерләнә. Төп ашлар алдыннан салкын кабымлык буларак тәкъдим ителә. Шулай ук, тавык, ит, армуд салатлары, мәшһүр пылавыбыз, сютлач һәм шоколады пудинг, пәхләвә, төрек печеньесы – шәкәрпаре бар», - дип таныштырды ул.

Төрек теле укытучысы, эшмәкәр Гөлназ Рәхмәтуллина төрек дөньясы белән 2015 елда кызыксына башлаган. «2015 елда телевидениегә Төркиядән ирле-хатынлы ике галим килде. Ә мин шул вакытта чит тел өйрәнергә хыялланып йөрдем. Инглиз теленнән башламакчы булдым – кызык тоелмады. Галимнәрнең төрекчә сөйләшкәннәрен тыңлагач, мин дә төрек телен өйрәнергә карар кылдым. Галимнәрнең тәрҗемәчесе мине университетка төрек теле курсларына чакырды. Шуннан төрек телен укый башладым», - диде ул.

«Биш ел укыдым. Аннан соң мине әлеге курсларда укытырга чакырдылар. Төркияне яратам. Миңа мәдәниятләре дә кызыклы. Сериалларын, фильмнарын карыйм. Әлбәттә, төрек ризыклары да төрлелеге, тәме белән үзенчәлекле. Без күз алдына китерә алмаган ризыкларны, ингредиентларны берләштереп, искитмәле ашлар әзерли беләләр – шул ягы белән җәлеп итә. Шул ук вакытта Төркияне сагынабыз да, әмма елына бер-ике тапкырдан күбрәк барып булмый. Ә монда Төркия Казанга үзе килә – шундый чаралар оештырганы өчен Төркия консуллыгына, «Туган авылым» комплексына рәхмәт», - диде Гөлназ ханым.

Гөлназ Рәхмәтуллина төрек ашларын өендә дә яратып пешерүен әйтте.

«Mercimek çorbası – ясмык ашын бик яратып әзерлим. Яшелчәле рагуларны да пешерәм. Хәзер Казанда төрек рестораннары, кафелары шактый: төрек осталары әзерләгән ризыкларны авыз итәргә була. Сүз уңаеннан, төрек аш-су остасы Бурханеттин бей Казанны ошатуын, әмма татар ризыклары тәкъдим ителгән кафелар, рестораннарның аз булуын әйтте. Безгә бу юнәлештә эшләргә кирәк. Өчпочмак һәм чәкчәк кенә түгел, татар ашларын киңрәк таныту өчен эшләрлек юнәлеш бар, төрекләрдән үрнәк алырга була», - диде ул.

Читайте на 123ru.net