World News

«Зәкят» хәйрия фонды мохтаҗларга 5 тоннага якын корбан ите таратачак

«Зәкят» хәйрия фонды мохтаҗларга 5 тоннага якын корбан ите таратачак

Бүген Казанның Иске Татар бистәсендә урнашкан «Зәңгәр» мәчете янында мохтаҗ булган 100 гаиләләгә корбан ите таратылды. «Зәкят» хәйрия фондының генераль директоры Булат Мәрданов Кобан гаете көннәрендә 5 тоннага якын корбан ите чалынуы һәм таратылачагы турында хәбәр итте.

«Быел без 5 тоннадан артык корбан ите чалдык һәм бу күләмнең яртысын, ягъни 2,5 тоннаны, беренче атнада таратырга планлаштырабыз. Калган 2,5 тонна ел дәвамында төрле социаль проектларга җибәреләчәк», – диде ул.

Корбан ите мөмкинлекләре чикләнгән балаларны тәрбияләүче, күп балалы һәм тулы булмаган гаиләләргә, ялгыз яшәүче һәм өлкән яшьтәгеләргә таратыла. Моннан тыш, Татарстан Республикасының социаль юнәлештә эшчәнлек алып баручы 6 оешмасына да корбан ите тапшырылачак. Бу - «Мамы Казани» һәм «Победим диабет» дигән хәйрия фондлары, инвалид балаларның ата-аналарының Бөтенроссия оешмасы, инвалид балаларның ата-аналарының «Забота» төбәк гомумроссия оешмасы, Яшел Үзән шәһәренең психоневрологик диспансеры, Анжела Вавилова исемендәге хоспис.

Корбан ите тарату көннәрендә ярдәмне 600 гаилә алачак. «Бүген без 100гә якын мохтаҗ гаиләне чакырдык, калган 5-6 көндә башка гаиләләргә дә итне өләшеп бетерергә планлаштырабыз», – дип, сөйләде Булат Мәрданов.

Булат Мәрданов итне кемнәргә бирергә кирәклеген ничек билгеләүләрен дә аңлатты. «Безнең карамакта мохтаҗ гаиләләрнең даими базасы бар. Анда 1 меңнән артык гаилә керә. Ит алучыларның күбесе шушы исемлектән, без аларның күбесен беләбез. Әмма яңа шалтыратып ярдәм сораучыларга да булышабыз, документ сорап тормыйбыз, үзара аңлашабы», – дип, билгеләде ул.

«Зәкят» хәйрия фондының быелгы яңалыгы – ул сыер белән сарыклардан тыш берничә дистә кәҗә дә чалынуы.

Читайте на 123ru.net