World News

Татарстанда кабат яшен һәм боз яву көтелә

Татарстанда кабат яшен һәм боз яву көтелә

Бүген һәм иртәгә, 17-18 июньдә, Татарстанда актив атмосфера фронты йогынтысында эссе һава торышы фонында метеошартлар начарлануы көтелә. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Дүшәмбе кич, сишәмбе төнлә һәм көндез республика территориясендә, шулай ук Казанда урыны белән яшен фаразлана. Кайбер районнарда боз явуы ихтимал.

Яшен вакытында җил тизлеге секундына 15-20 метрга, ә көндез урыны белән 23 метрга кадәр көчәергә мөмкин. Татарстан башкаласында җил тизлеге секундына 15-20 метр фаразлана.

Читайте на 123ru.net