World News

«Алабугада җәйге кичләр» фестивалендә катнашачак музыкантлар исемлеге билгеле

4 июльдән 7 июльгә кадәр тарихи Алабуга шәһәрендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән «Алабугада җәйге кичләр» VI Халыкара музыка фестивале узачак. Чара «Яшьләр» стадионында оештырыла. Бу хакта «Алабуга нуры» хәбәр итә.

Фестивальнең сәнгать җитәкчесе — Россия Федерациясенең атказанган артисты Борис Березовский.Фестивальдә катнашучылар арасында танылган музыкантлар, оркестрлар һәм коллективлар чыгыш ясаячак:

Россиянең опера җырчысы, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының атказанган артисты Аида Гарифуллина;

— Дирижер Илья Дербилов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестры;

Миләүшә Таминдарова җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Дәүләт камера хоры, Игорь Лерманның Камера оркестры;

— Blues Doctors триосы;

— Elegato триосы һәм Айдар Сәлахов;

— «Алпар» татар этно-фолк төркеме;

— «Фыняф» ансамбле;

— Россия җырчысы һәм композиторы Тина Кузнецова һәм «Zventa Sventana» фолк-төркеме;

— Куба җырчысы — «Новая волна» конкурсы җиңүчесе һәм Беренче каналда «Голос» тамашасында катнашучы Илиана Санчез «Ритмы Гаваны» джаз-төркеме белән;

— опера җырчысы Альберт Жалилов, шагыйрь һәм Россия Федерациясенең атказанган сәнгать эшлеклесе Влад Маленко;

— музыка тәнкыйтьчесе һәм журналист Йосси Тавор;

Варвара Мягкова (фортепиано);

Евгений Стародубцев (фортепиано) һәм башкалар.

«Узган ел бу уникаль музыкаль вакыйганы 50 меңнән артык кеше карады. Фестивальдә 11 музыкаль һәм вокаль коллектив, 21 башкаручы — 247 кеше катнашты», диелгән хәбәрдә.

Читайте на 123ru.net