World News

Магнитогорск башлыгы Зәй районы җитәкчесе исеменә Рәхмәт хаты юллаган

Зәй делегациясе Магнитогорск шәһәрендә узган Сабан туенда катнашты. Шәһәр башлыгы Сергей Бердников район башлыгы Разиф Кәримов исеменә Рәхмәт хаты юллаган. Бу хакта «Зәй яңалыклары» сайтында Адилә Борһанова яза.

Сергей Бердников зәйлеләрнең ачык күңеллелеген, районда яшәүче төрле милләт вәкилләренең бәйрәмдә чагылыш табуын югары бәяләгән.

«Милли бәйрәмебезне үткәрүдә зур тырышлык һәм булышлык күрсәткәнегез өчен барлык Магнитогорск халкы исеменнән чын күңелдән рәхмәтләребезне җиткерәбез», диелгән хатта.

Читайте на 123ru.net