World News

Мишустин уртача гомер озынлыгын 78 яшькә кадәр арттырырга кушты

Мишустин уртача гомер озынлыгын 78 яшькә кадәр арттырырга кушты

Россиядә 2030 елда уртача гомер озынлыгы 78 яшькә кадәр җитәргә һәм 2036 елда 80 яшьтән артырга тиеш. Россиялеләрнең гомер озынлыгын арттыру «Дәвамлы һәм актив тормыш» илкүләм проектының төп максаты булып тора. Бу хакта Россия премьер-министры Михаил Мишустин белдерде, дип яза РИА Новости.

«Дәвамлы һәм актив тормыш» илкүләм проекты эшләнә, бу проектның төп нәтиҗәсе гражданнарыбызның озак яшәвен сизелерлек арттыру булырга тиеш. Дәүләт башлыгы яңа максат куйды, 2030 елга гомер озынлыгы 78 елдан да ким булмаска тиеш, ә 2036 елда 81 яшькә якынаерга тиеш», - дип белдерде Мишустин илкүләм проектлар буенча стратегик сессия барышында.

Министрлар Кабинеты җитәкчесе илкүләм проект составына 11 федераль проект керәчәк, алар буенча «актив эш алып барыла», дип өстәде.

Читайте на 123ru.net