World News

Актанышта яшәүче махсус операциядә һәлак булган райондашларының гаиләләренә ярдәм итте

Актанышта яшәүче махсус операциядә һәлак булган райондашларының гаиләләренә ярдәм итте

Бүген, Корбан гаетенең өченче көнендә, Актанышның «Башак» хуҗалыгы рәисе Илүс Ярмиев эре мал чалып, махсус хәрби операциядә һәлак булган райондашларының гаиләләренә ярдәм күрсәтте. Барлыгы 128 гаиләгә корбан ите тапшырылды. Бу хакта «Актаныш» сайтында хәбәр ителә.

Алда әзерләнәчәк чираттагы гуманитар ярдәмгә дә бер эре терлек бирәчәген искәртте ул. Апаларыбыз ярдәме белән итне киптереп, ит тушенкасы ясап егетләргә җибәреләчәк.

«Мохтаҗларга ярдәм итү – Аллаһы Тәгаләнең әмере икәнен дә онытмыйк. Һәрберебез үзеннән соң якты эз калдырырга тырышсын, миһербанлылыкка урын калдырсын иде. Илус Илдус улына ихластан рәхмәт. Әлеге гамәл башка эшмәкәрләргә, җитәкчеләргә үрнәк булсын иде», диелгән хәбәрдә.

Читайте на 123ru.net