World News

Татарстанда Бөтенроссия балалар Фольклориадасы башлана

19-23 июнь көннәрендә Татарстанда Бөтенроссия балалар Фольклориадасы узачак. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чара Россиянең 80 төбәгеннән 1000нән артык балалар фольклор, хореографик, халык-җырчы, инструменталь ансамбльләрен берләштерәчәк.

Фольклориаданың төп бурычлары - матди булмаган этномәдәни байлыкны саклау, үсеп килүче буында иске традицияләргә һәм гореф-гадәтләргә хөрмәт һәм горурлык тәрбияләү, балалар һәм яшьләр фольклор хәрәкәтен үстерү.

Масштаблы иҗади акция халыкларның мәдәни үзенчәлекләрен саклап калуга һәм Россия Федерациясенең этник бергәлеген популярлаштыруга, үсеп килүче буынны әхлакый-эстетик тәрбияләү, илдәге балалар һәм яшьләр фольклор хәрәкәтен үстерүгә ярдәм итәргә тиеш.

Ачылу тантанасы 20 июньдә Казанның тарихи үзәгендә, Игенчеләр сараенда узачак.

Бөтенроссия балалар Фольклориадасы - уникаль иҗади проект, «Мәдәният» милли проекты кысаларында Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгының финанс ярдәме белән гамәлгә ашырыла.

Читайте на 123ru.net