World News

Казан Россиядә туристлар өчен иң имин шәһәрләр исемлегендә беренче урынны алды

Казан Россиянең туристлар өчен иң имин шәһәрләре исемлегендә 1 урынны алды. Татарстан башкаласында 0,1 процент кына гадәттән тыш хәл теркәлгән, дип яза шәһәр мэриясенең матбугат хезмәте.

Шунысы кызык, Казан белән беренчелекне Калининград бүлешш. Анда нәкъ шундый ук күрсәткеч. Аннары Мәскәү (0,3%) һәм Туапсе (0,5%) бара.

Питер сәфәрләр өчен иң популяр юнәлешләрнең берсе булуга карамастан, туристлар өчен иң куркыныч шәһәрләр рейтингында булып чыкты. Аналитиклар мәдәни башкалада 5,3 процент җәйге гадәттән тыш хәлне теркәгән.

Читайте на 123ru.net