World News

Уфаның беренче шәрәфле гражданы татар табибы Габдулла Кодаяров булган

Уфаның беренче шәрәфле гражданы татар табибы Габдулла Кодаяров булган

Башкортстан башкаласы Уфа шәһәренең «Шәрәфле гражданы» дигән мактаулы исемгә лаек булучы беренче шәхесе Чакмагыш районының Аблай исемле татар авылында туып-үскән данлыклы күз табибы, РСФСРның атказанган табибы һәм профессор Габдулла Кодаяров булган.

«Чакмагыш районының Аблай авылы — татар дөньясына бик күп бөек шәхесләр биргән җир. Тиздән 29 июнь көнне Аблай авылында «Саумысыз, авылдашлар» бәйрәме һәм нәсел җыеныбыз үтәчәк. Без Габдулла ага Кодаяров белән ихлас горурланабыз, зур хөрмәт белән искә алабыз», — диде Эчке эшләр министрлыгының хезмәт ветераны Азамат Низаев «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Габдулла Кодаряровка «Уфаның шәрәфле гражданы» дигән мактаулы исем 1969 елда бирелә. Бүгенгесе көнне күренекле шәхеснең истәлеген мәңгеләштерү максатыннан Уфада ул яшәгән йортка мемориаль такта куелган, туган авылындагы бер урам Габдулла Кодаяров исемен йөртә.

  • Габдулла Кодаяров(1899-1984) — табиб-офтальмолог, РСФСРның атказан табибы, фән эшлеклесе, медицина фәннәре докторы. Танылган окулист эпидемиология, патоморфология һәм трахоманы профилактикалау, шулай ук вируслы офтальмологик авыруларны тирән өйрәнү белән шөгыльләнгән.
  • Моннан тыш, аны катаракта һәм глаукома кебек авыруларны дәвалау ысуллары (хирургия юлы белән) бик кызыксындырган.

Читайте на 123ru.net