World News

Мишустин: 2030 елга агросәнәгать комплексы продукциясе 25 процентка артырга тиеш

2030 елга план буенча агросәнәгать комплексы продукциясен җитештерү 25 процентка, экспорт 50 процентка, ә агропредприятиеләрнең төп капиталына инвестицияләр 60 процентка артырга тиеш. Россия Хөкүмәте җитәкчесе Михаил Мишустин шундый максат турында белдерде. Бу хакта РИА Новости яза.

«2030 елга агросәнәгать комплексы продукциясен җитештерүнең гомуми күләмен 25 процентка, чит илгә чыгаруны 50 процентка арттырырга кирәк була. Ә безнең агропредприятиеләрнең төп капиталына инвестицияләр 60 процентка үсәргә тиеш», - дип белдерә сәясәтче.

Искәртик, Мишустин 18 июньдә «Дәвамлы һәм актив тормыш» һәм «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» илкүләм проектлары буенча стратсессиядә чыгыш ясады.

Читайте на 123ru.net