World News

Зәйнең татар гимназиясе татар телен үстерү буенча фикер алышу мәйданчыгы булды

Зәйнең татар гимназиясе татар телен үстерү буенча фикер алышу мәйданчыгы булды

Зәйнең Ринат Фәрдиев исемендәге татар гимназиясендә татар теле һәм әдәбияты белгечләренең төбәкара семинары үтте. Ул ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, «ТР Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт автономияле мәгариф учреждениесе һәм Зәй районы мәгариф идарәсе белән оештырылды. Бу хакта «Зәй яңалыклары» сайтында Энҗе Әгъләмова хәбәр итә.

Төбәкара семинарда Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Милли мәгариф идарәсе җитәкчесе Илгиз Халиков, Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ирек Шәрипов, Башкортстан Республикасының татарлар күпләп яши торган Балтач һәм Борай районнары мәгриф идарәсе җитәкчеләре, белгечләре, районның татар теле һәм әдәбияты педагоглары катнашты.

Семинар «Милли белем һәм тәрбия: нәтиҗәләр һәм үсешнең төп векторлары» темасына багышланды. Анда төп доклад белән чыгыш ясаган район мәгариф идарәсе башлыгы Эрнст Сәфәргалиев, район мәгариф учреждениеләрендә ана телендә алып барыручы дәресләргә тукталды.

Ә Илгиз Халиков үз чыгышында, Зәй мәгариф идарәсенең татар телендә белем бирүгә игътибарны арттыруын уңай бәяләде, шулай ук ул укучыларның, укытучыларның төрле татар теле һәм әдәбияты бәйгеләрендә уңышлы чыгыш ясауларын билгеләде. Алга таба ул унберенчене тәмамлаучылар арасында мөмкин кадәр күбрәк укучының БДИда аерым фән буларак татар теле һәм әдәбиятын сайлауларына ирешүгә чакырды.

Ирек Шәрипов исә, татар телен, гореф-гадәтләрен балаларга сеңдерүнең ата-аналар аша, көндәлек чаралар аша кулайрак булуын әйтте.

Башкортстанның Балтач районы мәгариф бүлеге җитәкчесе Гөлнара Шәймөхәммәтова ике республика районы арасындагы дуслык күперенең, яшь буынны милли юнәлештә тәрбияләүдә һаман саен үсештә булуын теләде. Россия һәм Башкортстан Язучылар берлеге әгъзасы буларак ул милләт тарихы белән дә нык кызыксынуын, бу уңайдан үз туган төбәге тарихына багышланган китаплар чыгаруын әйтте. Ана телен өйрәтү турындагы күңел төпләренә төшәрлек шигыре белән әсир итте.

Башкортстанның Борай районы 2нче татар гимназиясе татар теле белгече Әлфия Әсламова да зәйлеләр белән тыгыз элемтәдә эшләүләрен белдерде. Алар 3нче мәктәпнең үз гимназияләрен татар теле әсбаплары белән тәэмин итүләренә бик рәхмәтле икән.

Семинарда катнашучылар заманча төзекләндерелгән Ринат Фәрдиев исемендәге татар гимназиясен зур кызыксыну белән күзәтте. Аеруча махсус залда әзерләнгән башкорт, керәшен, татар, рус, үзбәк, чуваш милли күргәзмәләрен яратып карады. Анда әлеге милләт вәкилләренең киемнәре, аш-сулары тәкъдим ителде.

Гимназия директоры Марат Мөхәммәтханов интерактив такталар, өстәлләр белән җиһазландырылган кабинет, залларның укучыларга сыйфатлы белем алуда зур мөмкинлекләр тудыруын әйтте.

Читайте на 123ru.net