World News

Теләче районында керәшеннәрнең Тройсын бәйрәмен билгеләп үткәннәр

Теләче районында керәшеннәрнең Тройсын бәйрәмен билгеләп үткәннәр

Теләче районында керәшен карендәшләр яши торган авылларда Тройсын бәйрәме булган. «Теләче информ» мәгълүмат үзәге хәбәрчесе Фәнил Нигъмәтҗанов Субаш авылы болынында үткәрелгән бәйрәмдә катнашкан.

Чараны алып баручы, мәгариф һәм мәдәният ветераны Зоя Павлова әйтеп узганча, Тройсын Пасхадан соң илле көн узгач үткәрелә. «Ул - Ата, Ул һәм Изге Тынның Бердәмлеге көне. Инанулар буенча, Пасхадан соң нәкъ илленче көндә бу Апостолларга изге тын иңә. Тройсынны халыкта икенче төрле «Җапрак бәйрәме» дип тә йөртәләр, чөнки ул агачларның яшеллеккә төренгән вакытына туры килә. Шулай ук җәйне каршылау бәйрәме дә», - дип сөйләде «Татар-информ»га Фәнил Нигъмәтҗанов.

Аның әйтүенчә, Тройсынның йолалары бар. «Мәсәлән, яфрак бәйрәменә кадәр үлән йолкырга, агач ботакларын сындырырга, су коенырга ярамаган. Су иминлеге – җир иминлеге дип, халык табигатьнең бөтенлеген, тынычлыгын саклаган. Ә Тройсын алдыннан авылдагы бөтен капка-коймаларга яшел яфраклы каен һәм өрәңге ботаклары эленгән. Борынгыдан килгән матур йола Субаш авылында һәр ел саен үткәрелә», - диде ул.

Субаш авылы халкын, кайткан кунакларны районның керәшен җәмгыяте рәисе Петр Чернов, «Шытсу» авыл хуҗалыгы предприятиесе идарәчесе Раиф Мифтахов, Теләче муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов һәм аның хәләл җефете Гөлнур Хаҗипова тәбрикләгән.

«Район башлыгы субашлыларны дини бәйрәм белән котлады, керәшен халкына хас булганча, милли, дини бәйрәмнәрне, йолаларны, гореф-гадәтләрне саклап килүләре өчен рәхмәт белдерде. Азактан ул Петр Чернов белән берлектә, авылның, төбәкнең рухи-мәдәни тормышында актив катнашкан субашлыларга районның керәшен җәмгыятенең Рәхмәт хатларын тапшырды. Шунысы игътибарга лаек, Тройсынның барлык кунаклары да каен яфрагы һәм кыр чәчәкләреннән үрелгән тәкыялар, эремчекле пәрәмәч белән каршы алынды», - диде Фәнил Нигъмәтҗанов.

«Теләче информ» хәбәрчесе Тройсын бәйрәме йоласының мәгънәсен аңлатты. «Ул да булса – яшь агачка теләкләр теләп тәкыялар үрү. Кемдер чирдән арынуын сорый, кемдер баласына бәхет тели һ.б. Соңыннан, теләкләр кабул булсын өчен, тәкыяларны елгага агызалар яки җиргә күмәләр», - диде ул.

Тройсын бәйрәменә килүчеләрне Галиәскәр Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты, Татарстанның халык артисты Олег Фазылҗан, «Бәрмәнчек» керәшен дәүләт фольклор ансамбле солисты Снежана Абрамова-Андреева, Субаш авылыннан җырчы Владимир Васильев, Субаш авылы клубының «Нардуган», Саба районы Кырбаш авылыннан килгән «Нардуган» керәшен фольклор ансамбльләре сәламләгән.

«Бәйрәмгә килгән халык уеннарда, спорт ярышларында бик актив катнашты. Тройсын барышында аркан тарту, гер күтәрү, кул көрәше, кашыкка йомырка салып йөгерү, капчык киеп йөгерү, әтәч тоту кебек ярыш-уеннар белән беррәттән, быел яңа бәйгеләрне дә күрергә туры килде. Шулай да, биредә дә ярыш-бәйгеләрнең иң мавыктыргычы татарча көрәш булгандыр. Биредә 12 яшькәчә булган яшүсмерләр, авыл көрәшчеләре һәм республика, районыбыз авылларыннан килгән батырлар көч сынашты», - диде Фәнил Нигъмәтҗанов.

Көрәштә яшүсмер егетләр арасында беренче урынга Теләчедән Ислам Мараков лаек дип табылган, авыл көрәшчеләре арасында Субаштан Петр Подьячев батыр булган. Тройсынның абсолют батыры исемен Тиләҗедән Алмаз Сәетов алган. Ике батыр да тәкә белән бүләкләнгән.

Читайте на 123ru.net