Рөстәм Миңнеханов Кытайдагы «ЭКСПО»да Татарстан стенды турында сөйләде
![Рөстәм Миңнеханов Кытайдагы «ЭКСПО»да Татарстан стенды турында сөйләде](https://www.tatar-inform.ru/resize/shd/images/uploads/news/2024/6/26/43de9eaf5027c5ed3a9644aaa82eb22e.jpg)
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүген Кытай Халык Республикасында башланган «ЭКСПО Кытай – Евразия» Халыкара күргәзмәсеннән фотографияләр күрсәтте. Республика үз стендын оештырган.
Фото: © ТР Рәисе телеграм-каналы
«Авыл хуҗалыгы һәм сәнәгать проектлары белән танышабыз. Узган ел йомгаклары буенча безнең товар әйләнеше ике тапкырга арткан һәм 3 миллиард доллар булган. ЭКСПОда Татарстан стенды бар. Республика яңа проектлар өчен ачык. Рәхим итегез!» – диелә Татарстан Рәисенең Телеграм-каналындагы хәбәрдә.
Алдарак «Татар-информ» Рөстәм Миңнеханов сигезенче «ЭКСПО Кытай – Евразия» чарасы ачылышында катнашты, күргәзмәнең темасы «Ефәк юлында яңа мөмкинлекләр/Евразия өчен яңа яшәү көче» булды, дип язган иде.