World News

Татарстанда муниципаль хезмәтне үстерү буенча яңа муниципаль программа булдырыла

Татарстанның Юстиция министрлыгында республика Рәисе каршындагы дәүләт хезмәте һәм кадрлар департаменты, Икътисад министрлыгы һәм «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр Советы» Ассоциациясе вәкилләре катнашында узган эшлекле киңәшмәдә муниципаль хезмәтне үстерү буенча муниципаль программа проекты турында фикер алыштылар.

Яңа программа «Татарстан Республикасында дәүләт гражданлык хезмәтен һәм Татарстан Республикасында муниципаль хезмәтне үстерү» дәүләт программасы кысасында муниципалитетларга хокукый ярдәм итү өчен эшләнелгән.

«Ул кадрлар мәсьәләсен хәл итү, муниципаль хезмәткәрләрнең һөнәри дәрәҗәсен үстерү һәм шуның ярдәмендә җирле үзидарә органнары эше сыйфатын яхшырту өчен нәтиҗәле алымнарның берсе булачак», – дип яза Юстиция министрлыгы матбугат хезмәте юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов сүзләрен.

Читайте на 123ru.net