World News

Казанда «Мөхәммәд пәйгамбәр. Дустанә мөнәсәбәтләр үрнәге» китабы чыкты

Татарстан мөфтиятенең «Хозур» нәшрият йорты рус телендә «Мөхәммәд пәйгамбәр ﷺ. Дустанә мөнәсәбәтләр үрнәге» китабын бастырып чыгарды. Бу турыда Диния нәзарәте хәбәр итте.

Бу китапның үзәгендә әхлакый сыйфатларны гәүдәләндерүче шәхес – Мөхәммәд пәйгамбәр (саләллаһу галәйһи вәссәләм) тора. Пәйгамбәребез (саләллаһу галәйһи вәссәләм) иң күркәм һәм иң камил әхлакый сыйфатларга ия: болар – түземлек, мәрхәмәтлек, бер-береңә хөрмәт һәм гафу итә белү, шәфкатьлек-миһербанлык, кайгыртучанлык.

Ислам көч кулланып түгел, ә безнең сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәднең (саләллаһу галәйһи вәссәләм) гамәлләре ярдәмендә кешеләрнең күңеленә үтеп кергән. Ошбу китапта Аллаһның рәсүле Мөхәммәд (саләллаһу галәйһи вәссәләм)нең тормышыннан мисаллар китерелгән, алар аның әйләнә-тирәдәгеләр белән булган мөнәсәбәтен ачып бирә.

Әлеге басмада пәйгамбәребез Мөхәммәд (саләллаһу галәйһи вәссәләм) тормышындагы вакыйгалар белән танышырга мөмкин:

1. Пәйгамбәребез (саләллаһу галәйһи вәссәләм) нинди авырлыклар һәм киртәләр аша узган?

2. Ул башка дин вәкилләре белән ничек аралашкан һәм аларны ничек хөрмәт иткән?

3. Үзенә авырлык китергән кешеләргә карата ничек мәрхәмәтлек күрсәткән һәм гафу иткән?

4. Пәйгамбәребез (саләллаһу галәйһи вәссәләм) Мәккә ачылганнан соң үзенең элекке дошманнарын ничек кичергән?

Бу һәм башка күп кенә мисаллар Аллаһ Илчесенә (саләллаһу галәйһи вәссәләм) хас үрнәк сыйфатларны берләштергән һәм ул күп кешеләрнең игътибарын җәлеп иткән, ислам динен өйрәнүгә сәбәпче булган. Әлеге китапта Рәсүлебезнең (саләллаһу галәйһи вәссәләм) гамәлләренә сокланырлык һәм үрнәк булырлык сыйфатларны, мисалларны күпләп табарга мөмкин, диелә хәбәрдә.

Китапны «Хозур» нәшрият йорты кибетләрендә сатып алырга һәм җир йөзенең теләсә кайсы почмагыннан заказ бирергә мөмкин.

Читайте на 123ru.net