World News

Әлмәт студентлары хәрби-гамәли спорт төрләре буенча чемпионатта иң яхшылар рәтенә керде

Әлмәт студентлары хәрби-гамәли спорт төрләре буенча чемпионатта иң яхшылар рәтенә керде

Питрәчтә хәрби-гамәли спорт төрләре буенча чемпионат узды. Анда Әлмәт данын сәүдә-икътисад техникумы командасы яклады. Республика вакыйгасына юлламаны студентлар «батырлык сукмагы» аша узгач алды. Бу хакта «Әлмәт таңнары» хәбәр итә.

Автоматны җыю һәм сүтү, аркан тарту, граната ыргыту, эстафеталар болар барысы да ярышлар программасында иде. Алар «Әлбәдән – 2024» Бөтенроссия тарихи реконструкция фестивале кысаларында узды.

Әлмәт командасы аркан тартуда зур уңышларга ирешә. Һәм ике студент үз категорияләрендә һәм дисциплиналарында «алтын» алды. Умар Койчев, Артур Сайгушев граната ыргытуда 1 урынны яулады..

Читайте на 123ru.net