World News

Татарстанда «Хәрәкәттә бәрәкәт» акциясе җиңүчеләрен билгеләделәр

Быел июньдә ГТО республика операторы Гаилә елына багышлап уздырган «Хәрәкәттә бәрәкәт» акциясен җиңүчеләре билгеле. Бу турыда Татарстан Спорт министрлыгы хәбәр итте.

Акциядә катнашучыларга Норми-бабай белән бергә ГТО нормативларын үтәү һәм процессны видеога төшерү һәм роликны Конкурсның Оештыру комитетына җибәрергә кирәк иде.

Конкурсның республика этабына 10 видеоролик тәкъдим ителде. Җиңүчеләрне берничә ысул белән сайлаганнар: иң күп лайклар, очраклы саннар генераторы һәм судьялар коллегиясе карары буенча.

Җиңүчеләр

  • Андроновлар гаиләсе (Спас муниципаль районы). Алар «ВКонтакте»да 551 лайк җыйган.
  • Гафиятуллиннар-Садыйковлар гаиләсе (Баулы муниципаль районы). Аларны очраклы саннар генераторы сайлаган.

Судьялар коллегиясеннән җиңүчеләр

  • Сәйфуллиннар-Газизовлар гаиләсе (Азнакай районы)
  • Шәрәфиевлар гаиләсе (Әтнә районы)
  • Габдрахмановлар гаиләсе (Балтач районы)

Тамашачылар бүләген Апас, Бөгелмә, Чүпрәле, Саба, Ютазы районнары гаиләләренең видеороликлары алды. Җиңүчеләр дипломнар һәм ВФСК ГТО символикасы белән сувенир продукциясе алачак, диелә хәбәрдә.

Читайте на 123ru.net