World News

Удмуртия татарлары автономиясе рәисе булып эшләгән Нәзирә Касимова вафат

30 июнь көнне «Яңарыш» газетасын республика бюджетына кертүгә зур өлеш куйган, Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе булып эшләгән Нәзирә Касимова вафат булган. Бу турыда «Яңарыш» газетасы хәбәр итте.

«Ул авыру сәбәпле арабыздан китте. Нәзирә ханым республикада дәрәҗәле урыннарда эшләде. Аны һәр җирдә хөрмәт итәләр. Ул милләте өчен янып яшәүче, күңелен биреп эшләүче җитәкче буларак истә калыр. Аның тормыш иптәшенең, балалары, онык-оныкчыкларының тирән кайгысын уртаклашабыз. Мәрхүмәнең урыны җәннәтнең түрләрендә булсын...» диелә хәбәрдә.

Читайте на 123ru.net