World News

Рөстәм Миңнеханов: Татарстан аграрийлары Россиянең азык-төлек иминлегенә зур өлеш кертә

Рөстәм Миңнеханов: Татарстан аграрийлары Россиянең азык-төлек иминлегенә зур өлеш кертә

Татарстан аграрийлары Россия җитәкчелеге тарафыннан илнең азык-төлек иминлеген тәэмин итү буенча куелган бурычларны хәл итүгә зур өлеш кертә. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Агроволга» халыкара агросәнәгать күргәзмәсендә белдерде, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Надежда Гордеева.

«Татарстан - Россиядә авыл хуҗалыгы өлкәсендә лидерларның берсе. Республиканың агросәнәгать комплексы - яхшы үсеш потенциалы булган заманча югары технологияле тармак», - диде төбәк җитәкчесе.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, катлаулы һава шартларына карамастан, узган ел аграрийлар 3,5 млн тонна ашлык җыя алды. Моннан тыш, Татарстан Россиядә бәрәңге уңышы буенча икенче урында (879,2 мең тонна) тора.

Татарстан Рәисе сүзләренчә, Татарстан сөт җитештерү буенча Россиядә лидер булып кала. «Биредә төп казанышка инвесторлар белән уңышлы эшләүче районнар, шулай ук алдынгы хуҗалыклар ия», — диде ул.

Аерым алганда, Кукмара районы тәүлегенә 500 тонна сөт савып ала, ә Балтач районында бу күрсәткеч 400 тоннага якынлашты. Минзәлә, Саба һәм Әтнә районнарында бер тәүлектә савып алынган сөт күләме 300 тоннадан артык тәшкил итә.

Мамадыш районында «Азык-төлек программасы» агросәнәгать комплексы тәүлегенә 250 тонна, Бөгелмә районында «Төньяк Нива Татарстан» комплексы 117 тонна сөт савып ала.

«Әлбәттә, республика авыл хуҗалыгының уңышлары - агросәнәгать комплексының барлык хезмәткәрләренең җайга салынган эше нәтиҗәсе. Без аграрийларга фидакарь хезмәтләре өчен бик рәхмәтле. Аларның казанышлары белән горурланабыз», — дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов күргәзмәдә катнашучыларга.

Быел республика аграрийлары чәчү кампаниясен уңышлы тәмамлады, дип өстәде ул. «Барлык мәйданнар да вакытында эшкәртелде һәм чәчелде. Хәзер булачак уңышны формалаштыру өчен кирәкле чараларны, шулай ук терлекчелек өчен азык әзерләүне дәвам итү мөһим», — диде Татарстан Рәисе.

Аның сүзләренчә, Татарстан - төп азык-төлек продуктлары белән үзен тәэмин итә торган төбәк. Шул ук вакытта ел саен авыл хуҗалыгы продукциясе экспорты күләме арта. Узган ел ул 450 миллион АКШ долларыннан артып китте. Республика продукциясе 52 чит илгә җибәрелгән.

«Катлаулы икътисади вазгыятькә карамастан, киң күләмле инвестицион проектларны гамәлгә ашыру дәвам итә», — диде республика җитәкчесе.

Мисал өчен, 3 июль алдыннан Зөя мультимодаль логистика үзәгендә «Август» компаниясе яңа элеватордан беренче тапкыр ашлык төяп җибәрде.

Рөстәм Миңнеханов аңлатканча, бу объект республикада җыелган бөртекле һәм майлы культураларның уңышын саклап калырга мөмкинлек бирә. Автомобиль, тимер юл һәм су транспортына төяп җибәрү оештырыла.

Шундый ук проект Бөгелмә районында да эшли башлады. Моннан тыш, республикада төрле авыл хуҗалыгы объектлары төзелеше дәвам итә, диде Татарстан Рәисе.

Шулай итеп, былтыр 11 мең сыерга исәпләнгән 19 сөт комплексы, 23 районда 48 азык үзәге төзелгән, алар 164 меңнән артык мөгезле эре терлек асрый. Шулай ук 30 мең тонна исәпләнгән 5 яшелчә саклагыч, 108 мең тонна сыйдырышлы 37 ашлык саклагыч барлыкка килде. Чаллы элеваторын реконструкцияләү тәмамланды.

«Федераль ярдәм белән без авыл территорияләрен үстерәбез, авыл халкының тормыш сыйфатын яхшыртабыз», — дип белдерде республика җитәкчесе.

«Агроволга» күргәзмәсе Татарстан өчен дә, Россия авыл хуҗалыгы өчен дә мөһим вакыйга, дип атады ул. «Аагросәнәгать комплексы белгечләре арасында бу чарага ихтыяҗ бар һәм ул товар җитештерүчеләрнең, авыл кешеләренең һәм галимнәрнең хезмәттәшлеген җайга салуга ярдәм итә. «Агроволга»да катнашучылар һәм кунаклар саны елдан-ел арта», - дип нәтиҗә ясады Миңнеханов.

Быел «Агроволга»да Россия төбәкләреннән һәм чит илләрдән 400дән артык компания катнаша. Татарстан Рәисе Россия авыл хуҗалыгы министры урынбасары Андрей Разин һәм Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров белән күргәзмә экспозициясен карады.

Читайте на 123ru.net