World News

Леонов: Заһитова мәктәбе ярдәмендә Казанның елга порты яшьләрне җәлеп итү урыны булачак

Леонов: Заһитова мәктәбе ярдәмендә Казанның елга порты яшьләрне җәлеп итү урыны булачак

Олимпия чемпионы Алинә Заһитованың фигуралы шуу мәктәбе ачылгач, Казанның елга порты районы яшьләрне җәлеп итү урыны булачак. Татарстан спорт министры Владимир Леонов шулай дип саный.

Ул искәрткәнчә, хәзер әлеге объектның проекты әзерләнә, планировкасы килешенгән. Мәктәп бинасы Порт урамында урнашачак.

«Казанның бу районында актив рәвештә торак йортлар төзелә, елга порты һәм парк зонасы яңартуны көтә. Тиздән бу микрорайон безнең шәһәр яшьләрен җәлеп итү урыны булачак», - дип РИА Новости Леонов сүзләрен китерә.

Фигуралы шуу остасы Алинә Заһитова тренер карьерасы белән шөгыльләнү нияте турында узган елның декабрендә сөйләде. 2023 елның июнендә ул Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән очрашты, алар проектны республикада гамәлгә ашыру турында фикер алышты. Соңрак Татарстан спорт министры Владимир Леонов Алинә Заһитованың фигуралы шуу мәктәбе 2024 елда ачылуын игълан итте. Ул шулай ук яңа объектның кайда урнашачагына ачыклык кертте.

Читайте на 123ru.net