World News

Үзәк банк июльдә төп ставка 17-18 процентка кадәр артырга мөмкин булуын әйтте

Россия Банкы директорлар советы июльдә төп ставканы еллык 17-18 процентка кадәр арттыру хакында фикер алышырга мөмкин. Регулятор җитәкчесе урынбасары Алексей Заботкин «Россия 24» телеканалы эфирында шулай дип белдерде.

«Июньдәге утырышта төп ставканы 17 процентка яки хәтта 18 процентка кадәр арттыру мөмкинлеге, максатка ярашлылыгы хакында фикер алыштылар. Бу альтернативалар июльдәге утырышта да көн тәртибендә булыр, мөгаен», - дип искәртте Үзәк банк рәисе урынбасары.

«Аларны (төп ставканы күтәрү вариантларын – Т-и иск.) киңәйтү таләп ителәчәкме-юкмы икәнлеге килгән мәгълүматларга бәйле булачак», - дип искәртте Заботкин.

Элегрәк регулятор директорлар советының 26 июльдәге чираттагы утырышында төп ставканы сизелерлек арттырырга мөмкин икәнлеге хакында кисәткән иде. Бу «альтернатив сценарийны» гамәлгә ашырган вакытта булачак, ул хезмәт базарындагы киеренкелекнең алга таба үсүен, куллану, инвестицион һәм кредит активлыгы үсүен яки тизләнүен күздә тота.

Төп ставка 2023 елның 15 декабреннән бирле үзгәрешсез кала, ул чагында Россия Банкы аны 15 проценттан 16 процентка кадәр арттырган иде.

Читайте на 123ru.net