World News

Табиблар эссе вакытта сәламәтлекне саклау өчен киңәшләр бирде

Табиблар эссе вакытта сәламәтлекне саклау өчен киңәшләр бирде

Татарстанда эссе һава торышы урнашты. Мондый һава торышының сәламәтлеккә йогынтысы, шулай ук организмны югары температураның зарарлы тәэсиреннән саклау турында «Татар-информ»га Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгында сөйләделәр.

«Республика территориясендә экстремаль эссе һава торышы урнашты. Кызганычка, бу хәлгә игътибар итмәү безнең һәрберебезнең сәламәтлегенә җитди йогынты ясарга мөмкин. Эсселек - су коену һәм пикниклар вакыты гына түгел, ә бу чорда үз сәламәтлегеңә аеруча игътибарлы булырга кирәк», - дип билгеләп үтте Татарстан сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин.

Табиблар белдергәнчә, җәйге эсселек җылылык һәм кояш сугуның сәбәбе, ул шикәр диабеты, гастрит, бронхит кебек хроник авыруларның, шулай ук йөрәк-кан тамырлары авырулары - йөрәк ишемиясе, гипертоник криз, инсульт һәм инфарктның кискенләшүенә китерергә мөмкин.

Табиблар билгеләп үткәнчә, эсседә 55 яшьтән өлкәнрәкләргә аеруча сак булырга кирәк. Беренчедән, өлкән яшьтәге һәм хроник авырулары булган кешеләргә табибның киңәшләрен төгәл үтәргә, табиб билгеләгән даруларны доза белән һәм режим буенча эчәргә кирәк.

Икенчедән, кояшның максималь активлыгы вакытында —11-17 сәгатьләрдә урамга чыкмау яхшырак. Әмма чыгарга туры килгән очракта, табигый материаллардан иркен һәм ачык төстәге кием кияргә, җиңел эшләпә һәм газсыз минераль су алырга онытмаска кирәк. Белгечләр мөмкин булганча күләгәдә калырга һәм вакыт-вакыт кондиционерлы кибетләргә яки биналарга керергә киңәш итә.

Өченчедән, бу чорда сыеклык куллануны арттырырга кушыла.

Дүртенчедән, туклануга аерым игътибар бирергә кирәк. Җиңел ризык белән туклану яхшырак, яшелчә, җиләк-җимеш, пешерелгән балык һәм тавык, окрошка ашарга мөмкин. Моннан тыш, рационнан майлы, кыздырылган һәм татлы ризыкны тулысынча төшереп калдыру яхшы була.

Бишенчедән, эсседә организмның сусызлануын булдырмас өчен, артык физик активлыктан һәм интенсив спорт күнегүләреннән тыелып торырга кирәк.

Алтынчы кагыйдә - кондиционерлы бүлмәдә салкын тиюдән сакланырга кирәк. Температураны +22..+23 градустан түбән төшермәскә киңәш ителә.

Читайте на 123ru.net