World News

Апас урамнарында «Зәлидә» җырлы-биюле кичә уеннары оештырылган

Апаста һәр чәршәмбе кичендә күчмә «Зәлидә» уеннары уздырыла. Быел, башка еллардан аермалы буларак, җырлы-биюле кичә Апас урамнарында оештырылган. Бу хакта «Апас-информ»нан Ләлә Сафиуллина хәбәр итә.

«Зәлидә» уеннары беренчеләрдән булып Салават Кәримов урамында башланып китте. Заводская урамында яшәүчеләр дә күңелле ял итәргә өлгерде. Бу чәршәмбедә Яшьләр урамында урнашкан редакция бинасы каршында оештырылган «Йолдызлы» Зәлидәгә «Йолдыз» газетасын яратып укучылар да килде. Җыр-бию, күмәк уеннар бүләкләүләр белән үрелеп барды. Бәйрәмгә килүчеләр кызыклы китаплар да сатып алды. Соңыннан лотерея уеннарында катнашып, бәхетле отыш ияләре дә булдылар», – дип хәбәр итә ул.

«Йолдыз» («Звезда») газетасының баш мөхәррире Гүзәл Хилавиева рәхмәт белдереп, нәтиҗәле эшләүче почта хезмәткәрләренә, яздыру компаниясендә теләктәшлек күрсәтүчеләргә, иганәчеләргә рәхмәтен әйтеп, бүләкләр тапшырган.

«Районның почта хезмәткәрләренә якынлашып килүче һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан район башлыгы исеменнән тәбрикләү сүзләре ирештерелде. Намуслы һәм тырыш хезмәтләре өчен Рәхмәт хатлары тапшырылды», – диелә хәбәрдә.

Читайте на 123ru.net