Июньнең соңгы атнасында Татарстанда бензин һәм дизель ягулыгы кыйммәтләнде
![Июньнең соңгы атнасында Татарстанда бензин һәм дизель ягулыгы кыйммәтләнде](https://tatar-inform.tatar/images/uploads/news/2024/7/5/a9cf5983fd3e00cd938c6ac324057a6a.jpg)
Июньнең соңгы атнасында Татарстанда барлык маркалы бензин һәм дизель ягулыгына бәяләр артты, дип хәбәр итә Татарстанстат.
1 июльгә АИ-98 бензинының бәясе 0,4 процентка, литрына 69,09 сумга кадәр үзгәрә.
Шул ук вакытта АИ-92 маркасы һәм дизель ягулыгы 1 тиенгә, АИ-95 2 тиенгә кыйммәтләнә. 1 июльгә булган мәгълүматлар буенча, алар 48,7 сум, 60,28 һәм 53,68 сум тора.