World News

5-6 июльдә Йошкар-Олада Федераль Сабантуй үтә

5-6 июльдә Йошкар-Олада Федераль Сабантуй үтә

5-6 июль көннәрендә Йошкар-Олада 2024 елгы Федераль Сабантуйны билгеләп үтәләр. Бәйрәмгә Россиянең 72 төбәгеннән 500дән артык делегат киләчәк. Программада күргәзмә-ярминкәләр, татар һәм мари эстрадасы концертлары, ат спорты ярышлары планлаштырылган, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.

Бүген биредә ат спорты ярышлары үткәреләчәк, анда Идел буеның берничә төбәгеннән спортчылар катнашыр дип көтелә. Шул ук вакытта халык сәнгать эшләнмәләре күргәзмә-ярминкәсе узачак. Марий-Эл Республикасы һәм Татарстан Республикасы сәнгать осталары концерты булачак. Кич белән бәйрәм кунаклары өчен «Түгәрәк уен» интерактивы үткәреләчәк.

Читайте на 123ru.net