World News

Россиянең төрле төбәкләреннән делегацияләр Марий Элга Федераль Сабан туена килде

Бүген Марий Эл Республикасы башкаласы Йошкар-Олада XXIV Федераль Сабантуй башланды. Милли бәйрәмгә Россия Федерациясенең төрле төбәкләреннән кунаклар һәм делегацияләр килде. Биредә Россиянең 72 төбәгеннән барлыгы 500дән артык делегат көтелә, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.

Марий Эл Республикасы кунаклары өчен Йошкар-Ола шәһәре буенча экскурсия оештырылды. Шәһәрдә җирле һәм Гомумроссия әһәмиятендәге 200дән артык тарихи һәм мәдәни һәйкәл бар.

Читайте на сайте