World News

Геннадий Макаров «Керәшен чибәре» финалистларына: Үзегезнең як үзенчәлекләрен күрсәтегез

Геннадий Макаров «Керәшен чибәре» финалистларына: Үзегезнең як үзенчәлекләрен күрсәтегез

Фольклорчы-галим, этномузыка белгече, Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе доценты Геннадий Макаров «Керәшен чибәре»нең тәрбияви һәм белем бирә торган бәйге булуын искәртте. Бу турыда ул Казан шәһәрендә узган «Керәшен чибәре – 2024» бәйгесенең әзерлек этабы кысаларында әйтте.

«Сез барыгыз да төрле районнардан, төбәкләрдән. Шуңа күрә үзегезнең чыгышларыгызда күбрәк үз төбәгегезнең үзенчәлекләрен өйрәнеп күрсәтсәгез әйбәт була. Чөнки бу бәйге ул тәрбияви һәм белем бирә торган да», – диде Геннадий Макаров. Ул шулай ук кызларга бәйге белән генә чикләнмәскә, киләчәктә дә әби-бабалардан калган йола-гадәтләрне сакларга, популярлаштырырга өндәде.

«Керәшен чибәре» бәйгесе быел 26нчы тапкыр үтәчәк. Геннадий Макаров аның керәшеннәр өчен әһәмиятле булуын билгеләп узды. «Бөтен халыкларның да матурлык конкурсы бар. Керәшеннәрнеке дә булу – үзе рәхәт. Халык карый. «Менә безнең нинди матур, акыллы кызларыбыз бар. Без бар икән әле», – ди. Сез үзегезнең чыгышларыгыз белән халыкка көч бирәсез», – дип сөйләде Геннадий Макаров бәйгедә катнашучы кызларга.

Бәйге финалистлары керәшеннәрнең традицияләрен, йолаларын күрсәтәчәк. Шул уңайдан Геннадий Макаров кызларга үз киңәшләрен дә бирде: «Җырлаган җырларыгызның, кигән киемнәрегезнең үзегезнең як традицияләренә якын булуы бик мөһим. Хәзерге модага ияреп, аларны заманлаштыру бик җиңел. Әмма бу инде башка конкурс булачак. «Керәшен чибәре» конкурсында беренче чиратта нигез, асыл тамырларны саклап, матур итеп күрсәтергә кирәк».

Бәйгедә Татарстанның Алексеевск, Балык Бистәсе, Зәй, Кукмара, Мамадыш, Питрәч, Чаллы һәм Башкортстанның Бакалы районыннан килгән кызлар катнаша. Конкурсның финалы 13 июльдә XXVI «Питрау» республикакүләм керәшен мәдәнияте фестивале кысаларында Мамадыш районы Җөри авылында үткәреләчәк. Биредә Татарстан күләмендә «Кряшен чибяре» һәм Мамадыш муниципаль районының «Кряшен чибяре» титуллары ияләрен сайлаячаклар.

  • «Татар-информ» журналисты Милена Новикова да «Керәшен чибәре» бәйгесенең финалында катнаша.
  • Людмила Белоусова: «Керәшен чибәре» бәйгесенә әзерлекле кызлар килә.

Читайте на 123ru.net