World News

Васил Шәйхразыев: 20 елдан соң без кабат Марий Эл җирендә Федераль Сабантуй уздырабыз

Васил Шәйхразыев: 20 елдан соң без кабат Марий Эл җирендә Федераль Сабантуй уздырабыз

Кичә XXIV Федераль Сабантуй кысаларында Йошкар-Ола шәһәренең Эрик Сапаев исемендәге Мари опера һәм балет театрында Татарстан Республикасының Сәнгать осталары концерты узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Җырлы-биюле тамаша Марий Эл Республикасы Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Михаил Васютин сәламләвеннән башланып китте. Үз чыгышында ул Татарстан Республикасына, Бөтендөнья татар конгрессына һәм Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыевка XXIV Федераль Сабантуйны тарихи Марий Эл җирендә уздыру ниятен куәтләп башлап җибәргәннәре өчен рәхмәтен җиткерде, диелә хәбәрдә.

Алга таба сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев чыгыш ясады. Үз чыгышында ул 20 елдан соң кабат Марий Эл җиренә килеп Федераль Сабантуй оештыру зур бәхет булуын ассызыклады.

«Узган ел Рәисебез Рөстәм Миңнеханов белән Марий Эл Республикасы башлыгы Юрий Зайцев бергәләшеп мари халкының милли бәйрәме «Семык-2023»ны тантаналы рәвештә ачтылар. Рәисебез белән Марий Эл башлыгы катнашында милли бәйрәмебез – XXIV Федераль Сабантуй ачылышы була. Безнең бәйрәмнәребез, ниятләребез мәңгелек», – дип сөйләде Васил Шәйхразыев.

Алга таба Милли Шура рәисе Бөтендөнья татар конгрессының «Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен» медале белән Марий Эл Республикасы Волжск шәһәре мэры Рафис Шаһвәлиев, Марий Эл Республикасы «Якташлар» һәм «Безнең тормыш» газетасы мөхәррире Фәнил Мусин, «Хлебснаб» ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры Хатыйф Вафин, эшмәкәр, Марий Эл Республикасындагы татар милли-мәдәни чараларының иганәчесе Расыйх Сәгыйтдинов, Марий Эл Республикасының «Төзелеш-сәнәгать көллияте» дәүләт бюджет һөнәри белем бирү учреждениесе директоры Рөстәм Гарифуллин, «Медведовоагродорстрой» ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры Альберт Вафинны бүләкләде.

Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатлары белән шәхси эшмәкәр, татар милли-мәдәни чараларының иганәчесе Расих Минһаҗев, Марий Эл Республикасы Медведево муниципаль районы хакимиятенең финанс идарәсе җитәкчесе Илгиз Мөхәммәтов, «Азимут» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры Фәрит Галәветдинов бүләкләнде.

Читайте на 123ru.net