World News

Путин Пезешкиан җитәкчелек итү вакытында Иран белән мөнәсәбәтләрне ныгытуга өметләнә

Россия Президенты Владимир Путин Мәсуд Пезешкианны Иранда президент сайлауларында җиңүе белән котлады. Телеграмма Кремль сайтында урнаштырылган.

«Россия белән Иран арасында дуслык, яхшы күршелек мөнәсәбәтләре. Мәскәү һәм Тәһран халыкара көн тәртибендәге актуаль мәсьәләләрне хәл итүдә көчләрен нәтиҗәле координацияли», - дип билгеләп үтелә текстта.

Путин илләр арасында хезмәттәшлекне тагын да ныгыту һәм үстерүгә өметләнүен белдерде. Бу Россия һәм Иран халкына файдага булачак, төбәкара иминлек һәм тотрыклылыкны ныгытырга ярдәм итәчәк, дип ассызыклады ул.

Элегрәк «Татар-информ» Иранның элеккеге сәламәтлек саклау министры Мәсуд Пезешкиан сайлауларның икенче турында тавыш бирүчеләрнең 53 проценттан артык тавышын җыйды, дип хәбәр иткән иде.

Читайте на 123ru.net