World News

Рөстәм Миңнеханов Илдус Мостюков турында: Республиканың лаеклы улының берсе китеп барды

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов күренекле Совет галиме һәм җәмәгать эшлеклесе Илдус Мостюковның вафаты сәбәпле кайгы уртаклашты.

«Бүген республикабызның иң лаеклы улларының берсе – РСФСРның атказанган фән һәм техника эшлеклесе, Советлар Союзы Кораллы көчләре өчен «үзеңнеке-читнеке» радиолокацион танып белү бердәм дәүләт гомуми гаскәри системасын булдыручыларның берсе Мостюков Илдус Шәйхелислам улы арабыздан китеп барды», — дип язган ул үзенең телеграм-каналында.

Татарстан җитәкчесе галимнең зиһенле булуын, гаҗәеп тырышлыгын һәм намуслылыгын билгеләп үткән.

Рөстәм Миңнеханов мәрхүмнең туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашкан. «Якыннарының кайгысын ихлас күңелдән уртаклашам. Авыр туфрагы җиңел, урыны җәннәт түрендә булсын!», - дип язган республика җитәкчесе.

  • «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, «үзеңнеке-читнеке» радиолокацион танып белү системасын булдырган күренекле Совет галименә 96 яшь иде. Гражданнар мәрасиме 8 июльдә Татарстан Дәүләт Советы бинасында узачак.

Читайте на 123ru.net