World News

2025 елда Федераль Сабан туе Якутск шәһәрендә була

Марий Эл Республикасы Йошкар-Ола шәһәре Медведевский ипподромында XXIV Федераль Сабантуй башланды. Ачылыш тантанасында Марий Эл республикасы башлыгы Юрий Зайцев 2025 елда Федераль Сабантуй үтәчәк Саха-Якутия республикасына Сабантуй символы – Тулпар Атны тапшырды.

Сабантуй символын «Якутия халыклары ассамблеясы» хәрәкәте рәисе, Саха (Якутия) республикасы Ил Тумэн Дәүләт Җыелышы вице-спикеры Григорий Подголов кабул итеп алды.

«Матур Сабантуй бәйрәме белән котлыйм. Йортларыгызда һәрвакыт шатлык хөкем сөрсен. Киләсе елда Якутск шәһәрендә XXV юбилей Сабан туе үтәчәк. Ул бик әйбәт булачак. Моңа ышаныр өчен, килегез!» - диде ул.

Читайте на 123ru.net