World News

Кукмарада контракт хезмәтенә чакыру буенча актив эш бара

Кукмара районында контракт хезмәтенә чакыру буенча актив агитация эше бара. Саклану министрлыгы белән контракт төзүче яки төзергә планлаштыручыларның күбесендә кая барырга һәм нәрсәдән башларга, дигән сораулар туган, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Эльза Кузнецова.

«Татарстан бүгенге көндә «Батыр» батальонына актив җыю эшен алып бара, Татарстан Республикасыннан бирелә торган зур түләүләр дә шуңа бәйле. РФ Саклану министрлыгы бер тапкыр 195 мең сум түли, шулай ук районнан каралган түләүләр дә бар – алар 100 мең сумнан башлана. Гражданның кайсы предприятиедән булуы, кайсы предприятиедә эшләвенә дә карый», – дип аңлатты Кукмара районы хәрби комиссары Альберт Гомәров.

Башкарма комитет җитәкчесе әйтүенчә, Саклану министрлыгы белән контракт төзегән хәрбиләргә һәрьяклап ярдәм күрсәтелә.

«Хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләренә аерым игътибар бирәбез. Хәрби-патриотик чараларда катнашу өчен чакырабыз, аларның үтенечләрен үтәргә тырышабыз. Бүгенге көндә Урман хуҗалыгы министрлыгы белән бергә әлеге гаиләләргә утын бирәбез. Хәрби хезмәткәрләрнең балалары өчен лагерьләргә юлламалар бирелә», - дип уртаклашты район башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин.

Территориаль-иҗтимагый үзидарәнең җитәкчеләре хәрбиләр һәм аларның гаилә әгъзаларының төрле мәсьәләләр буенча мөрәҗәгатьләре белән эшләргә әзер.

«Махсус операциянең беренче көненнән үк гражданнар белән эшли башладык. Хәрби комиссариатта безне мәгълүмат белән таныштыралар, халыкка аны дөрес итеп җиткерергә өйрәтәләр. Буклетларны даими рәвештә яңартабыз, чөнки мәгълүмат үзгәрергә мөмкин. Аларны гражданнарга өләшәбез һәм барысын да аңлатабыз. Аңлату сөйләшүләре үткәрәбез», – дип сөйләде «Магистральное» территориаль иҗтимагый үзидарә җитәкчесе Диләрә Нуриева.

Җирле халык сүзләренчә, хәзер шәһәрдә плакатлар һәм буклетлар урнаштырылган, анда хәрбиләрнең хезмәт хакы, аларга тиешле ташламалар һәм социаль гарантияләр турында җентекләп аңлатылган, белешмәләр өчен телефон һәм адреслар язылган. Мәгълүмат белән шулай ук барлык социаль челтәрләрдә танышырга мөмкин.

«Мин моңа һәрвакыт игътибар итәм. Әмма үзем җирле газетабызның сайтында укыйм. Анда мәгълүмат һәрвакыт актуаль. Урамнан барганда да һәрвакыт элмә такталарны күрәсең, укыйсың, танышасың. Менә шулай беләбез барысын да», – дип билгеләп үтте Кукмарада яшәүче Илсөяр Ярмөхәммәтова.

Читайте на 123ru.net