World News

Яшь шагыйрьләр өчен «Такташ FEST» конкурсы игълан ителә

Яшь шагыйрьләр өчен «Такташ FEST» конкурсы игълан ителә

Талантлы яшь каләм ияләрен барлау, берләштерү, иҗатларын активлаштыру максатыннан, «Такташ FEST» конкурсы игълан ителә. Конкурста Татарстан һәм Россиянең башка төбәкләрендә, чит илләрдә яшәүче, татар телендә иҗат итүче яшь каләм ияләре катнаша ала. Бу хакта «Идел» журналы хәбәр итә.

Бәйге 2024 елның 1 июленнән 31 октябренә кадәр өч этапта үткәрелә: беренче этапта әдәби әсәрләр кабул ителәчәк, икенче этапта жюри тарафыннан әдәби әсәрләр тикшерелә һәм бәяләнә. Өченче этап – йомгаклау өлешендә әдәби-музыкаль кичә оештырылачак. Конкурсның нигезләмәсе белән тулырак шушы сылтамага басып танышып була.

Конкурста 14 яшьтән алып 18 яшькә кадәр, 19 яшьтән алып 35 яшькә кадәр һәм 35 яшьтән алып 45 яшькә кадәрге авторлар катнаша ала. Катнашучыларга Һади Такташ стилендә язылган шигырьләрен 31 июльгә кадәр taktashfest@gmail.com электрон адресына юлларга кирәк.

  • Әлеге конкурсны Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе, «Новые Медиа» мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә иҗади проектларны тормышка ашыру буенча автоном коммерцияле булмаган оешма һәм «Идел» журналы бергәләп оештыра.

Читайте на 123ru.net