World News

«Яшь гвардия» 50 елдан артык бергә яшәгән гаиләләрне котлады

Казанның «Туган авылым» милли комплексында 50 елдан артык бергә яшәгән гаилә парлары «Яшь Гвардия» һәм «Бердәм Россия» фракциясе вәкилләре белән очрашты, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Җәмил Сәлимгәрәев.

«Бүгенге көндә, Көнбатыш илләре тарафыннан пропаганда күзәтелгәндә, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне аерым мәгънә һәм әһәмияткә ия. Бу көнне без 50 елдан артык бергә яшәгән парларны котларга һәм озын һәм бәхетле гаилә тормышының серен белергә телибез», – дип сөйләде «Татар-информ»га «Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе» төбәк штабы җитәкчесе Руслан Шиһабетдинов.

Җыелган сюжетлардан активистлар видеоязма әзерләячәк һәм 8 июльдә «Казан» гаилә үзәге каршында яшь гаиләләргә күрсәтәчәк.

«Дөньяда төрле тенденцияләр бар. Тормышта төрле хәлләр була. Хәтерлим, балачакта туган көннәрдә кырыгар кеше була иде. Урын тар булса да, үпкәләш булмады. Мине туганнарым һәм якыннарым белән аралашырга өйрәттеләр. Хәзер исә моны күз алдына китерү авыр. Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне кебек бәйрәмнәр буыннарны бәйли», - дип сөйләде ТР Дәүләт Советы депутаты Динар Бариев.

Очрашуда Батиновлар, Биктимеровлар һәм Сафроновлар гаиләсе катнашты. «Яшь гвардия» вәкилләре аларга чәчәк бәйләмнәре, чәй җыелмалары һәм юрганнар бүләк итте.

«Иң мөһиме – киткәндә ишекне япмый китү. Чөнки ишекнең кире ачылмавы бар», - дип өйрәтә тормыш иптәше Наталья белән инде 55 ел яшәгән Александр Сафронов.

  • Шулай ук комплекста ике парның язылышу тантанасы узды, бу хакта «Татар-информ» хәбәр итте. Искәртик, 2024 ел Россиядә Президент Владимир Путин указы белән Гаилә елы дип игълан ителде.

Читайте на 123ru.net