World News

«Туган авылым»да узган гаилә бәйрәмендә ике пар язылышты

Казанның «Туган авылым» милли комплексында узган гаилә бәйрәмендә ике парның язылышу тантанасы булды. Татарстан яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков яшь парларга министрлык исеменнән әкият китаплары тапшырды, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Җәмил Сәлимгәрәев.

«Бу басмаларда рус һәм татар телләрендә иң матур әкиятләр тәкъдим ителгән, аларны хәзердән үк өйрәнегез, ә 9-10 айдан сөйли башларсыз», – дип шаяртты министр.

Казанның ЗАГС идарәсе башлыгы Елена Студеникина әйтүенчә, Айрат Насыйбуллин белән Ләйлә Вәлиева һәм Станислав Пугачев белән Эльдара Умарова очраклы рәвештә сайланган. Айрат белән Ләйлә, мәсәлән, Киров районында язылышырга тиеш булган. Тантананы милли комплекста үткәрергә тәкъдим иткәч, алар ризалашкан.

ТР Яшьләр министрлыгы башлыгы белән беррәттән парларны Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова да котлады. Комплекс яшь гаиләләргә шифаханәгә өч көнлек юлламалар тапшырды.

Парларның язылышу тантанасы Россиядә традицион рәвештә 8 июльдә билгеләп үтелә торган Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен бәйрәм итү кысаларында үтте.

  • Инициатива гаиләләрне уртак активлык белән берләштерү, кызыклы һәм күңелле итеп бергә вакыт уздыру, гаилә мөнәсәбәтләре һәм традицияләрен ныгытуны максат итеп куя. Проект Гаилә елы кысаларында оештырылган һәм «Мәдәният» һәм «Демография» илкүләм проектларының максатлары һәм бурычларына туры килә. Россиядә илкүләм проектлар Президент Владимир Путин указы буенча 2019 елдан гамәлгә ашырыла.

Читайте на 123ru.net