World News

Фәрит Мөхәммәтшин: Сабантуй – безнең халыкларны берләштерә торган бәйрәм

Бүген Мәскәү шәһәренең «Коломенское» музей-тыюлыгында бәйрәм мәйданы Россиянең төрле почмакларыннан килгән кунакларны каршы алды. Биредә милли Сабантуй – Россия төбәкләрендә үткәрелә торган массакүләм чараларның берсе узды. Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәү халкы һәм кунакларын Татарстан Республикасы Рәисе, парламент һәм Татарстан Хөкүмәте исеменнән бәйрәм белән котлады.

Иртәннән үк мәйданда татар һәм башкорт җырлары яңгырады, милли фольклор коллективлары чыгыш ясады. Гаилә елында нәни кунаклар өчен «Балалар Сабантуе» ачылды. Милли көрәш мәйданчыгында тамашачыларны мавыктыргыч Кубок финалы көрәшләре көтте. Анда 15 илдән көрәшчеләр катнашты.

Мәйдан уртасында татар һәм башкорт этнографик авыллары – аутентик стильләштерелгән ишегаллары урнашты. Алар узган гасыр татарлары һәм башкортларының көнкүрешен тасвирлады. Биредә халык уеннары һәм милли кәсеп эшләнмәләре ярминкәсе оештырылган иде.

Татар авылын традицион рәвештә Мәскәү Сабантуеның күптәнге партнеры - шәһәр мэры Наил Мәһдиев җитәкчелегендә Чаллы вәкилләре «төзегән».

Мәскәү мөселманнары Диния нәзарәте әзерләгән белем бирү киңлеге быел гаилә кыйммәтләренә багышланган иде. Мәскәү Сабантуе кунаклары милли ризыклардан авыз итә, «Тату күршеләр урамы» милли чатырлар аллеясе буйлап йөри, төрле ярышлар һәм мастер-классларда катнаша алды.

Сабантуйның рәсми ачылышы мәйданның төп сәхнәсендә узды. «Сабантуй – ул безнең халыкларны берләштерә торган бәйрәм, – дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин, – ерак гасырлардан килгән бу бәйрәм борынгыдан ук авыл хезмәтчәннәрен бәйрәм мәйданына җыеп хөрмәтләгән. Бу традицияләрне без бүгенге көнгә кадәр саклыйбыз. Илебезнең шәһәр һәм авылларында Сабантуй киң һәм массакүләм рәвештә билгеләп үтелә».

Парламент башлыгы шулай ук мәйдан кунаклары булган махсус операция катнашучыларына аерым рәхмәт сүзләре җиткерде. «Без бүген Ватаныбызны, киләчәгебезне яклаучы яшьләребезгә рәхмәт белдерәбез», - диде Татарстан Дәүләт Советы Рәисе.

Фәрит Мөхәммәтшин мәскәүлеләр һәм башкала кунакларын халкыбызның мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен якыннан өйрәнергә, яңа кешеләр белән танышырга, яңа дуслар табарга өндәде. «Соңыннан «без Сабантуйда таныштык» дип горурланып сөйләрлек булсын. Мондый бәйрәм озакка истә калачак», - дип нәтиҗә ясады ул.

«Мәскәү Сабан туе кунаклары өчен 36 нчы тапкыр ишекләрен ачты, - дип ассызыклады Мәскәү шәһәр Думасы Рәисе Алексей Шапошников, - мәскәүлеләр бу бәйрәмне һәрвакыт түземсезлек белән көтә. Бу Мәскәүнең матур, дөрес традициясе булып калсын. Без аңа һәрвакыт теләктәшлек белдерәчәкбез», – диде ул.

Бүген Сабантуйда Мәскәү шәһәренең милли сәясәт һәм төбәкара элемтәләр департаменты җитәкчесе Виталий Сучков, РФ Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутатлары Айдар Метшин, Әлфия Когогина һәм Айрат Фәррахов, ТР Дәүләт Советы депутаты Светлана Захарова, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – ТРның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин, Мәскәүнең татар милли-мәдәни үзәге рәисе Фәрит Фәрисов, РФ Хөкүмәте, Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе, Татарстан Республикасы һәм Башкортстан Республикасы вәкилләре, күренекле җәмәгать эшлеклеләре, эшлекле даирә вәкилләре, махсус хәрби операция геройлары кунак булды.

Читайте на 123ru.net