World News

Татарстан Сәламәтлек саклау министры Зәй үзәк хастаханәсенең эшчәнлегенә югары бәя бирде

Татарстан Сәламәтлек саклау министры Зәй үзәк хастаханәсенең эшчәнлегенә югары бәя бирде

Татарстан Сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнулли Зәйдә эшлекле сәфәрдә булды. Бу хакта «Зәй яңалыклары» сайтында Энҗе Әгъләмова яза.

Министр иң башта район активы белән очрашты, урыннардагы беренчел медицина ярдәме күрсәтү учреждениеләре эшчәнлеге турында сорашты. Үзәк хастаханә бүлекләренең эшчәнлеге, кирәкле җиһазлар белән тулыландырылуын белеште.

Марсель Миңнуллин район үзәк хастаханәсенең эшчәнлеген, халыкны дәвалау ысулларын, төрле төп категорияле белгечләрнең эшен югары бәяләде, заман сулышын тоеп саулык сагында торуны ассызыклады. Үзәк дәваханә биналарының заманча төзекләндерелүенә югары бәя бирде, район башлыгы Разиф Кәримовның бу уңайдан шәхсән мәсьәләләрне хәл итүгә алынуын хуплады. Йогышлы авырулар бүлегендәге капиталь төзекләндерү барышы белән кызыксынды.

Читайте на 123ru.net