World News

Азнакай районы Мәндәй авылында балалар өчен клуб яны лагере эшли

Ел саен Азнакай районы Мәндәй күп функцияле үзәгендә клуб яны лагере балаларны кабул итә. Анда авылда яшәүчеләр генә түгел, әби-бабаларына кунакка кайткан балалар да бик теләп йөри. Бу хакта «Азнакай» сайтында Таңсылу Саниева яза.

«Клуб яны лагеренда балалар бәйрәм атмосферасына чумып, чын могҗизаларда катнаша. Быел да балалар өчен бай программа әзерләдек. Алда аларны серле маҗаралар, онытылмаслык очрашулар һәм искиткеч сынаулар көтә», – ди сәнгать җитәкчесе Зинфира Шәфыйгуллина.

Фото: © https://aznakaevo-rt.ru/

Читайте на 123ru.net