World News

Композитор Эльмира Галимова «Татар рухы – Сабантуй» гимнын иҗат иткән

Композитор Эльмира Галимова «Татар рухы – Сабантуй» гимнын иҗат иткән

ТР Фәннәр академиясе Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, композитор, сәнгать фәннәре кандидаты Эльмира Галимова «Татар рухы – Сабантуй» дип исемләнгән гимн иҗат иткән.

«Татар рухы – Сабантуй» гимны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров заказы буенча язылды. Бу Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе нигезендә эшләнелде. Милли бәйрәмебез Сабантуйның үз гимнын булдырырга кирәк, дигән фикеребез Рәис киңәшмәләренең берсендә яңгырап, алга таба шул мәсьәләне хәл итүне ассызыклаган», – диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Эльмира Галимова.

Ул Сабантуй гимнын инде быелның гыйнвар аенда ук иҗат иткән. «Шигырь белгечләреннән рецензия чаралары үткәннән соң гына көен иҗат иттем. «Татар рухы – Сабантуй» гимны татар халкының тарихын, саф татар теле гүзәллеген, милли көрәш, ат чабышы әлеге бәйрәмнең йөзек кашы булуын, халкыбызның гореф-гадәтләрен, төрле якларда сибелеп яшәүче милләттәшләребезнең бердәмлеген чагылдыра торган җыр. Сүзләрен дә, башка вариантлардан мәгънәсе буенча өстен күреп, үзем язган шигырьне Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре бик ошатты», – диде композитор.

«Иң беренче тапкыр гимн опера җырчысы Иркен Мостафин башкаруында Пермь өлкәсе Барда округында Бөтенроссия авыл Сабан туенда яңгырады. Бүген Марий эл Республикасы Йошкар-Ола шәһәрендә оештырылган Федераль Сабан туенда да аягүрә басып рәсми әләм күтәргән мизгелдә әлеге гимн Татарстанның атказанган артисты Айрат Ганиев һәм Татар җыр һәм бию ансамбле белән берлектә башкарылды», – диде Эльмира Галимова.

Аның әйтүенчә, алга таба да Федераль Сабантуйларда әлеге гимн әләм күтәрелгән мизгелдә башкарылачак. «Төрле төбәкләрдә яңгыратып, татар халкын бердәмләшеп яшәүгә өнди торган һәм горурлык хисләре уята торган озын гомерле гимн булсын иде. Халкыбыз күңелендә уелып калыр дип өметләнәм. Бөтендөнья татар конгрессына миңа әлеге бурычны ышанып тапшырганнары өчен бик зур рәхмәт», – дип сөйләде Эльмира Галимова.

Фото: Айрат Ганиевның шәхси архивы

«Сабан туенда гимн бик матур яңгырады. Әләмне күтәргән вакытта гимнны сәхнә уртасында горур басып хор белән берлектә башкардым. Барлык массакүләм мәгълүмат чаралары бу мизгелне төшерде. Ә инде җырлаганнан соң, яныма килеп: «Бик матур җыр яңгырады, йөрәгебезгә май булып ятты», – дип килеп әйттеләр. Мин бик шат һәм канәгать калдым», – диде гимнның башкаручысы Айрат Ганиев.

  • Сабантуй темасы Эльмира Галимова иҗатында дәвам итә. «Тау битендә Сабантуй» спектакленең музыкаль бизәлешен дә Эльмира Галимова соңгы ике айда иҗат иткән. Музыкаль комедия Габдулла Кариев исемендәге Татар дәүләт Яшь тамашачылар театрында куелачак.

Читайте на 123ru.net