World News

Апаста Гаилә көненә багышланган «Ромашкалы бәхет» бәйрәме булды

Апаста Гаилә көненә багышланган «Ромашкалы бәхет» бәйрәме булды

Апаста «Ромашкалы бәхет» бәйрәме узды. Үзәк ял паркында 8 июль - гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан оештырылган кичә олысын-кечесен җыйды. Бу хакта «Апастово-информ» сайтында Ләлә Сафиуллина яза.

Кичәнең исеме дә «Ромашкалы бәхет» дип аталды. Чөнки бәйрәмнең символы булып ромашка чәчәге сайлап лынган. Нәкъ менә әлеге ак таҗлы чәчәкләр гаиләдә бер-береңә булган мәхәббәтне, аклыкны, пакълыкны сурәтли.

Бу кичне үзәк ял паркында да шат авазлар, моңлы җырлар яңгырап торды. Бәйрәмгә апаслылар гаиләләре белән бергәләп килде. Алар өчен районның үзешчән сәнгать осталары моңлы җырларын бүләк итте. Гаиләләр өчен төрле бәйгеләр, конкурслар оештырылды.

Бәйрәм кунакларын район башкарма комитеты җитәкчесе Гөлүсә Галләмова сәламләп, район башлыгы Айрат Җиһаншинның котлау сүзләрен җиткерде. Районның актив гаиләләре сәхнә түренә чакырылып хөрмәтләнде. Чит балаларга күңел җылысын өләшкән изге күңелле, олы йөрәкле гаиләләргә рәхмәт сүзләре ирештерелде. Апастан 8 баланы гаилә кочагына сыендырган Лилия һәм Җәмил Насыровлар һәм 7 балага ана назы өләшкән Биеш авылыннан Любовь Зотеева Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

Шулай ук Апаста яшәүче яшь гаилә Лилия һәм Фәнис Корбангаливларның игезәк балалары туу сөенечен уртаклашты. Аларга район башлыгының тәбрикләүләре ирештерелеп, истәлекле бүләкләре тапшырылды.Апастан Таһирә апа һәм Габбас абый Шәфигуллиннарга һәркем соклануын белдерде. Алар сәхнә түренә чакырылып хөрмәтләнде.

«Балалар коляскалары» парады нәни сабыйлары булган яшь гаиләләрне бер мәйданга җыйды. Берсеннән-берсе матур итеп бизәлгән коляскаларга балаларын утырткан бәхетле әти-әниләр бәйрәмнең төп кунаклары булды. Коляскалары да гади түгел. Бәйгедә катнашкан 6 коляска арасында ниндие генә юк иде. Ә төп пассажирлары һәм йөртүчеләре балалар булды. Һәр номинациядә җиңүчеләргә дипломнар, бүләкләр тапшырылды.

Беренче тапкыр нәниләр арасында узган «Абаланучы балалар йөгереше» бәйгесе аеруча мавыктыргыч булды. Тәпи китмәгән сабыйлар тәүге тапкыр җитезлекләрен сынады. Ә әти-әниләр, тамашачылар аларга көч-куәт биреп торды. Җиңүчеләр дә билгеләнде. Соңыннан лотерея да уйнатылды.

Читайте на 123ru.net