World News

Екатеринбургта Россиядә иң зур сәнәгать күргәзмәсе ачылды

Екатеринбургта илнең иң зур сәнәгать күргәзмәсе Иннопром старт алды. Ул 8 июльдән 11 июльгә кадәр «Екатеринбург-ЭКСПО» да дәвам итәчәк, дип хәбәр итә «Татар-информ» хәбәрчесе вакыйгалар урыныннан.

Татарстан ИННОПРОМда республика стендын куйды, анда 30га якын оешма үз продукциясен күрсәтә. Татарстан Республикасы компанияләре сәнәгатьнең берничә тармагын тәкъдим итә: энергетика һәм машина төзелеше, инфраструктура һәм IT-хезмәтләр, химия һәм нефть химиясе. Татарстан стендының мәйданы – 250 кв м.

ИННОПРОМ-2024нең төп вакыйгасы иртәгәгә планлаштырылган, бу Россия Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин, РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы Антон Алеханов, шулай ук дус илләрдән килгән кунаклар катнашындагы стратегик сессия. Беларусь Республикасы премьер-министры Роман Головченко, Таҗикстан Республикасы премьер-министры Кохир Рәсүлзода, Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең сәнәгать һәм алдынгы технологияләр министры Солтан бин Әхмәт Әл Джабер катнашыр дип көтелә.

Татарстан делегациясе дә Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Екатеринбургка килде.

Читайте на 123ru.net