World News

Рөстәм Миңнеханов Екатеринбургта «Иннопром-2024» күргәзмәсендә катнаша

Рөстәм Миңнеханов Екатеринбургта «Иннопром-2024» күргәзмәсендә катнаша

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов эш визиты белән Екатеринбургта. Биредә республика җитәкчесе «Иннопром-2024» халыкара сәнәгать күргәзмәсендә катнаша.

ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр иткәнчә, әлеге форум 2010 елдан бирле үткәрелә һәм анда Россиянең һәм чит илләрнең алдынгы сәнәгать компанияләре катнаша. Татарстан шулай ук үз стендын оештырды, анда республиканың кайбер предприятиеләре тәкъдим ителде.

Шулай ук Миңнехановның форум кысаларында берничә очрашу үткәрүе планлаштырыла.

Бу стратегик сессиядә спикерлар арасында РФ Хөкүмәте башлыгы Михаил Мишустин, Беларусь Республикасы премьер – министры Роман Головченко, Таҗикстан Республикасы премьер-министры Кохир Рәсүлзода, Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең сәнәгать һәм алдынгы технологияләр министры Солтан бин Әхмәт Әл Джабер бар.

Читайте на 123ru.net