World News

Шамил Садыйков: Бик күп кеше басма газеталар укуын дәвам итә

Шамил Садыйков: Бик күп кеше басма газеталар укуын дәвам итә

«Татмедиа» АҖ 2024 елның икенче яртыеллыгына газета-журналларга язылу кампаниясенә нәтиҗә ясады. Аның нәтиҗәләре буенча 2023 елның икенче яртыеллыгы дәрәҗәсенә карата язылу тиражларын арттыруга ирешелгән.

Әйтик, «Лениногорские вести» газетасының язылу тиражы – 4,1 процентка, «Яшел Үзән» газетасыныкы – 3,8 процентка, «Туган як» («Таван ен», Чүпрәле районы) газетасыныкы – 2 процентка, «Ютазы таңы» («Ютазинская новь») газетасының тиражы 1,2 процентка арткан.

Республика газеталары арасында «Туганайлар» газетасының тиражы 8,8 процентка үскән. «Казанские ведомости» газетасы язылу тиражын 2023 елның икенче яртыеллыгы дәрәҗәсендә саклап калган. Альтернатив язылу да үсеш кичерүен дәвам итә, ул узган елгы дәрәҗәгә карата 4,2 процентка арткан. Бу – гомуми язылу күләменең 21,9 проценты.

«Татарстан почтасы» федераль почта элемтәсе идарәсе аша язылу тиражын, альтернатив язылуны һәм ваклап сатуны исәпкә алып, 2024 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясе нәтиҗәләре буенча «Татмедиа» АҖ газета-журналларының гомуми басма тиражы 212 мең 585 данә тәшкил итә, бу узган елгы күрсәткечтән 10,1 процентка азрак.

Бу нигездә почта тиражы кимү белән бәйле, чөнки күпчелек район редакцияләренең төп проблемасы – торак пунктларда почтальоннар җитмәү. Шулай ук газеталарны китерү белән бәйле проблемалар да актуаль булып кала.

Басма тиражларны саклап калу өчен редакцияләр һәм почта тарафыннан зур уртак эш алып барыла. «Татмедиа» АҖ басмалары «Татарстан почтасы» федераль почта элемтәсе идарәсе үткәрә торган «Язылу декадалары»нда катнаша, аның вакытында язылу бәясенең 7-13 проценты күләмендә ташлама тәкъдим ителә.

«Татмедиа» АҖ сайтында http://tatmedia.ru/podpiska адресы буенча онлайн-язылу технологиясе гамәлгә ашырыла. Почтальоннар һәм газета-журналларга язылучылар өчен төрле бәйгеләр үткәрелә.

«Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков билгеләп үткәнчә, хәзер һәр язылу кампаниясе – чын мәгънәсендә көрәш.

«Безнең редакция хезмәткәрләренең, баш мөхәррирләрнең кешеләрнең акылы, белемлелеге, фикер йөртсеннәр, укысыннар, тормышын анализлый һәм планлаштыра белсеннәр өчен көрәше ул. Әйе, без социаль челтәрләрнең җиңүе чорында яшибез, хәтта пенсия яшендәге күпчелек кешеләр дә интернеттан файдалана, һәр кешенең кулында смартфон. Шулай да бик күп кеше газета-журналлар укуын дәвам итә. Уйлап карагыз: «Татмедиа» басмаларының тиражы 200 меңнән артып китә. Бу – бер төбәк өчен гаять зур сан. Татарстан – Россиянең иң күп укый торган төбәге, бездә һәр районда, һәр шәһәрдә төрле темаларга күпсанлы басма матбугат нәшер ителә. Без укый һәм уйлый торган милләт, һәм бу безне куандыра», - дип искәртте Садыйков.

Шамил Садыйков сүзләренчә, басма матбугат хезмәткәрләренең эше нәтиҗәсендә Татарстанда тиражларның кимүен 10 проценттан кимрәк дәрәҗәдә саклап калып булган.

«Язылу кампаниясенең ниндидер процентлары буенча динамиканың бик начар булуы аңлашыла. Әмма без, почтага бәйле вазгыятьне исәпкә алып, тиражның бик нык кимүен көткән идек. Басма матбугат хезмәткәрләренең уңышлы эше һәм батырлыгы нәтиҗәсендә тиражларның кимүен 10 проценттан кимрәк дәрәҗәдә саклап калып булды, бу – зур уңыш дип саныйм. Тиражларын саклап калган газеталар да бар, әйтик, «Казанские ведомости» газетасы 20 меңнән артык тираж белән чыга, бу – феноменаль нәтиҗә. Безгә һәр укучы кадерле. Кешеләргә басма матбугат үтемле булырга тиеш, өлкән буын кулында газета һәм китап тотып үскән, алар өчен уку бик зур ихтыяҗ, алар укырга тели. Кемдер элекке гадәт буенча языла, кемдер киосктан сатып ала, хәзер безнең басмалар вендинг аппаратларында да, маркетплейсларда да сатыла. Кызыклы басмалар чыксын, кешеләр кулларына газета тоту бәхетенә ирешсен өчен безгә тиешле шартлар тудырырга кирәк», - дип сүзен төгәлләде Шамил Садыйков.

Читайте на 123ru.net