World News

Татарстан Хөкүмәте Илдус Мостюков вафат булу турында: Җәмәгатьчелек зур югалту кичерә

Татарстан Хөкүмәте Илдус Мостюков вафат булу турында: Җәмәгатьчелек зур югалту кичерә

2024 елның 6 июлендә дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, галим, Социалистик Хезмәт Герое Илдус Шәйхелислам улы Мостюков 96 яшендә вафат булды. Татарстан Республикасы җәмәгатьчелеге зур югалту кичерә. Казан һәм Татарстан җитәкчелеге имзалаган кайгынамәдә шул хакта әйтелә.

Илдус Мостюков 1928 елның 6 мартында Казанда туа. 1947 елда Казан механика-технология техникумын тәмамлаганнан соң «Казэнерго» предприятиесендә кизү диспетчер булып эшли башлый.

1955 елда Мостюков КАИ дипломын ала һәм аны Казанның 294нче авиация радиоаппаратурасы каршындагы махсус конструкторлык бюросына җибәрәләр, ул анда зур һөнәри юл уза.

1962 елда Мостюков СССР Радиосәнәгать министрлыгының 334нче фәнни-тикшеренү институтын җитәкли һәм алга таба 27 елдан артык әлеге оешма белән идарә итә. Шул чагында аңа илнең «Пароль» («үзеңнеке-читнеке») Бердәм гомумгаскәри дәүләт радиолокацион тану системасы генераль конструкторы вазифасын ышанып тапшыралар.

«Мостюков, махсус техника системаларын һәм үрнәкләрен әзерләп, Россия радиолокациясен үстерүгә әһәмиятле өлеш кертә. Аның инициативасы белән проектланган «үзеңнеке-читнеке» аппарат-программа комплексы Советлар Союзының һава, диңгез һәм коры җир чикләре иминлеге гаранты булды һәм әле дә кулланыла», - диелә кайгынамәдә.

Авторлар билгеләп үткәнчә, аеруча мөһим дәүләт бурычын хәл итүдәге зур хезмәтләре өчен 1980 елда Мостюковка Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелә, ә хезмәт үзе Ленин һәм Дәүләт премияләренә лаек була.

«Мостюков – 100дән артык фәнни хезмәт һәм 24 уйлап табылган әйбер авторы, ул Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең мактаулы академигы, Хәрби-тарихи фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы, Россия Хәрби фәннәр академиясенең мөхбир-әгъзасы, А.Н.Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университетының мактаулы профессоры иде», - дип искәртелә документта.

Авторлар билгеләп үткәнчә, галим кешеләрне борчыган проблемаларга битараф калмый һәм республиканың иҗтимагый-сәяси тормышында актив катнаша, шулай ук унынчы чакырылыш ТАССР Югары Советы депутаты итеп сайлана.

«Илдус Мостюков лаеклы ялга чыккач та актив эшчәнлеген дәвам итә. 1999 елда «Татарстан Геройлары» иҗтимагый оешмасын төзүнең инициаторларыннан берсе була. Ул үсеп килүче буынны ватандашларның хәрби һәм хезмәт батырлыклары мисалында тәрбияләүгә аерым игътибар бирә», - диелә кайгынамәдә.

Илдус Мостюковның күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм казанышлары Ленин, Хезмәт Кызыл Байрагы, «IV дәрәҗә Ватан алдындагы хезмәтләр өчен», «Татарстан Республикасы алдындагы хезмәтләр өчен», «Дуслык» орденнары, «Татарстан Республикасы алдындагы хезмәтләр өчен» орден медале, «Фидакяр хезмәт өчен. В.И.Ленинның тууына 100 ел тулу уңаеннан», «Фидакяр хезмәт өчен», «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә», «ТАССР оешуга 100 ел» медальләре, «РСФСРның атказанган фән һәм техника эшлеклесе», «Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе» мактаулы исемнәре (һ.б.) белән билгеләп үтелә.

«Мостюков профессиональлек һәм намуслылык үрнәге иде. Куйган максатына ирешүдә үҗәтлеге, ташып торган энергиясе, үз идеаллары һәм инануларына тугрылыгы, ватанпәрвәрлеге, шулай ук кешеләргә карата игътибарлы мөнәсәбәте белән ул хезмәттәшләре һәм җәмәгатьчелек арасында лаеклы абруй казанды. Мостюков Илдус Шәйхелислам улының якты истәлеге күңелләребездә мәңге сакланыр», - диелә кайгынамәдә.

Документны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, республика Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Хөкүмәте башлыгы Алексей Песошин, Татарстан Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко, ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, Казан мэры Илсур Метшин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, КАИ ректоры Тимур Алибаев, ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева һәм Ветераннар (пенсионерлар) төбәк иҗтимагый оешмасының республика советы рәисе Хәбир Иштирәков имзалаган.

Читайте на 123ru.net