Рөстәм Миңнеханов Урал тау-металлургия компаниясе җитәкчелеге белән очрашты
![Рөстәм Миңнеханов Урал тау-металлургия компаниясе җитәкчелеге белән очрашты](https://tatar-inform.tatar/images/uploads/news/2024/7/8/683a56212aa8f7856653626e01a358d3.jpg)
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Екатеринбургта узучы Иннопром күргәзмәсе кысаларында Урал тау-металлургия компаниясе җитәкчелеге белән очрашты. Бу хакта ТР лидерының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итә.
«Татарстанда сәнәгать тармагы үсеш алган. Безнең зур предприятиеләр Урал тау-металлургия компаниясе белән актив хезмәттәшлек итә», - дип искәртте Миңнеханов очрашу барышында.
Урал тау-металлургия компаниясе – Россиядә бакыр җитештерүче иң зур преприятиеләрнең берсе һәм Татарстанның стратегик партнеры.
Стендта компания илнең төрле төбәкләрендә гамәлгә ашыра торган проектлар тәкъдим ителгән иде. Яклар Урал тау-металлургия компаниясе продукциясен республика предприятиеләренә китерү хакында фикер алышты.