World News

Путин инвалид бала тәрбияләгән өчен түләүләрне индексацияләргә кушты

Россия Президенты Владимир Путин «У нас это семейное» Бөтенроссия бәйгесенең финалист гаиләләре белән очрашуда сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларны караган өчен түләүләрне индексацияләргә боерды. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Хәзер инвалид балаларны һәм балачактан I группа инвалидларны караган өчен түләү – 10 мең сум. Соңгы тапкыр алар биш ел элек, 2019 елның 1 июлендә индексацияләнгән була.

Моннан тыш, Путин сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар караган өчен компенсацияне әти-әниләренә генә түгел, ә якын туганнарына да түләргә тәкъдим итте.

«Баланы әнисе карыймы, әбисеме, аерма юк, барысын да тигез күрергә кирәк<...>», – дигән дәүләт башлыг (РИА Новости цитатасы).

Моннан тыш, Россия Президенты ана капиталының тотылмаган өлешен 10 меңнән башлап түләүне рөхсәт итү идеясен дә хуплады. Аңа бу үтенеч белән Бурятия һәм Байкал аръягы краеннан Норжилов — Батодалаевлар гаиләсе мөрәҗәгать итте.

Читайте на 123ru.net