World News

Мамадыш башкарма комитеты республикакүләм Питрауның бюджетын әйтте

Быел «Питрау» керәшен культурасының XXVI республика бәйрәме 10 млн сумга төшәчәк. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Мамадыш районы Башкарма комитетының мәдәният бүлеге башлыгы Степан Спиридонов әйтте.

«Питрау – катнашучылар күп булган иң зур бәйрәм. Ул республика Рәисе ярдәме белән үткәрелә, аннары хәйриячеләр һәм спонсорлар кушыла», — дип сөйләде спикер.

Шулай ук, республикакүләм Питрау бәйрәмендә 50 меңнән артык кеше көтелә. «Узган ел 50 мең кеше булган иде, аңа кадәр 60 мең. Быел да ул саннардан кимрәк булмас, дип уйлыйбыз», – диде оештыручылар.

Бәйрәм 13 июльдә Мамадыш районы Җөри авылының «Тырлау» даласында узачак. Бәйрәм программасы 16 сәгатьтә башлана. Быел фольклор коллективларының һәм эстрада йолдызларының 500дән артык вәкиле чыгышы планлаштырыла. Быел Питрау бәйрәме прологы Гаилә елына багышланачак дип хәбәр иткән идек.

  • Быелгы республикакүләм Питрау бәйрәме программасы билгеле

Читайте на 123ru.net