World News

Путин «Это у нас семейное» бәйгесен ел саен уздыруны хуплады

«Это у нас семейное» Бөтенроссия бәйгесен ел саен уздырырга планлаштыралар. Бу тәкъдимне Россия Президенты Владимир Путин ярышта катнашучылар белән очрашуда хуплады.

«Бу бәйгедә катнашуыгыз өчен рәхмәт. Ә идеясе яхшы. Бу эшне киләчәктә шулай оештырырга тырышырбыз», – диде Россия Президенты (ТАСС цитатасы).

«Это у нас семейное» бәйгесен узган елның сентябрендә Владимир Путин башлап җибәрде. Чараны «Россия – мөмкинлекләр иле» оешмасы оештыра. Финалга Россиянең 83 субъектыннан (бер гаилә Казахстанны тәкъдим итә) 300 гаилә командасы чыкты.

Җиңүчеләр биремнәр үтәп тупланган баллар суммасы буенча ачыклана. Иң яхшы утыз гаилә командасы торак шартларын яхшыртуга бишәр миллион алачак, ә 300 финалистның барысы да гаилә сәяхәтенә барачак.

Россия Президенты Владимир Путин 2023 елның 22 ноябрендә имзалаган указ буенча 2024 ел Россиядә Гаилә елы дип игълан ителде. Документта әйтелгәнчә, бу карар гаиләләрне яклау һәм традицион кыйммәтләрне саклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен популярлаштыру өчен кабул ителгән.

Читайте на 123ru.net