World News

Татарстанда бер көнлек эсседән соң көннәр суытачак

Бу атнада Татарстанда кыска вакытлы эссе булачак, ә соңыннан кабат салкынча һава торышы урнаша. Бу хакта республиканың Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Иртәгә, 9 июльдә, республиканың көнбатыш өлешендә явым-төшем ихтималы аз, ә көнчыгыш районнарда атмосфера фронты якын булу сәбәпле, кыска вакытлы яңгыр, яшенле яңгыр явачак, җил тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр көчәячәк. Урыны белән боз яварга мөмкин. Төнлә һава температурасы +13..+18, көндез +25..+30 градус була.

Чәршәмбе көнне, 10 июльдә, антициклон йогынтысында явым-төшем ихтималы аз. Температура бераз күтәреләчәк: төнлә +15..+20, ә көндез +27..+30 градус булачак, дип хәбәр итә синоптиклар.

Пәнҗешәмбе көнне, 11 июльдә, төбәктән салкын атмосфера фронты уза. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшенле яңгыр көтелә, җил көчәячәк. Шулай ук боз да яварга мөмкин. Төнлә һава температурасы +15..+20, көндез +24..+29 градус.

Метеорологларның якынча фаразлары буенча, җомга – 12 июльдә һәм шимбә – 13 июльдә салкын фронт узганнан соң, Татарстанда һава торышы көнбатыштан күчә торган антициклон билгели. Димәк, явым-төшем ихтималы аз. Температура төшәчәк: төнлә +13..+18, ә көндез +22..+27 градус була.

Читайте на 123ru.net